Казан шәһәре торак инспекциясенә Актай урамы буенча 1 номерлы йортта "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелмәвенә бәйле мөрәҗәгать килеп иреште.
Үзләренең мөрәҗәгатьләрендә фатирларда яшәүчеләр подвал бинасын даими рәвештә су басудан зарлана, бу хакта алар идарәче компаниягә берничә мәртәбә хәбәр иткәннәр.
2017 елның 30 ноябрендә уздырылган планнан тыш тикшерү барышында КШТИ инспекторы тарафыннан подвал бүлмәсен су басуы, подвалдагы җылыту торбасыннан су агуы, подвал бүлмәсенең төзелеш материаллары белән чүпләнүе, яктырту җайланмасының төзек булмавы ачыкланды.
Торак йортны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен "Идел буе районы идарәче компаниясе" ҖЧҖ торак инспекциясе карары нигезендә, 40 000 сум күләмендә штраф салынып, торак инспекциясе карары нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үз вакытында үтәлде, җитешсезлек очрагы бетерелде.