Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Зәй районы, Бохарай ав., Новая ур., 4 й., Ромашкино а/п ур., № 1, 2, 3 адресларында яшәүчеләрнең "кайнар су белән тәэмин итү" һәм "җылыту" коммуналь хезмәтләренә түләү хисаплау тәртибенә карата мөрәҗәгатьләре каралды.
Тикшерү нәтиҗәләре һәм энергия саклау турында һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында законнар бозылуның ачыкланган очраклары буенча "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе, 20 000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
Билгеләнгән тәртиптә "Зәй ш. ТКХ ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенә җылылык алуны һәм кайнар су белән тәэмин ителүне исәпкә алу буенча йорттагы уртак җайланмаларның төгәл эшләү-эшләмәвен тикшерү, Ромашкино а/п урамы буенча № 2, 3 йортларда кайнар су белән тәэмин итү буенча йорттагы уртак исәпкә алу җайланмасын рәткә китерү һәм коммерция исәбенә алынуын тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде.
ТКЗТИ күрсәтмәләре нигезендә ачыкланган җитешсезлекләр тулы күләмдә бетерелде.