2017 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 37 тикшерү үткәрелде, аларның 33се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 4 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның ноябрь аенда Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны тикшерүләр, шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелә торган торак йортларны караулар үткәрелде.
Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 127,70 мең кв. метр булган 53 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 16 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 4 күрсәтмә бирелде.
2017 елның ноябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 24 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 4се урынга чыгып тикшерелде, алар инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).
Элек бирелгән күрсәтмәләрне билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 3 беркетмә төзелде. Чистай ЗТИ беркетмәләре буенча җәмәгать суды тарафыннан гомуми 3000 сумлык административ штрафлар турында 3 карар чыгарылды.
Идарәче оешмалар тарафыннан законнардагы зарури таләпләр бозылуны профилактикалау буенча чараларны тормышка ашыру максатларында 2017 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан закондагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 10 кисәтү чыгарылды.
2017 елның ноябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 25 мең сумлык штраф түләнде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның ноябрь аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 388,8 мең сумлык эшләр башкарылган.