2017 елда Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган районнарда Кыска вакытлы капиталь ремонт программасына 129 күпфатирлы йорт кертелгән иде, шул исәптән: Азнакай МБ – 30 йорт, Баулы МБ – 7 йорт, Бөгелмә МБ – 57 йорт, Лениногорск МБ – 21 йорт, Ютазы МБ – 14 йорт.
Эшләрне башкару сыйфатын бәяләү буенча Инспекция тарафыннан барлыгы 445 тикшерү уздырылды. Башкарма комитетларга ачыкланган бозуларны бетерү турында 13 күрсәтмә җибәрелде, аларның барысы да үтәлде. КС-2 формаларында түбәндәгечә кабул ителде: Азнакай МБ буенча – 70, гомуми 83 075931,59 сумга, Баулы МБ буенча – 56, гомуми 35 964 427,73 сумга, Бөгелмә МБ буенча – 317, гомуми 182 585 398,35 сумга, Лениногорск МБ буенча – 162, гомуми 120 802 775,00 сумга, Ютазы МБ буенча – 34, гомуми 21 026 141,22 сумга.
Хәзерге вакытта Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы тулы күләмдә башкарылды, барлык йортлар да капиталь ремонт тәмамланганнан соң кулланылышка кертү актлары белән Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан кабул ителде.