Торак урынны үзгәртеп кору турында "Нурлатгаз" ЭҖИ мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре турында

2017 елның 1 декабре, җомга

2017 елның 15 ноябрендә "Нурлатгаз" ЭҖИ башлыгыннан Чистай ЗТИ адресына гариза килде, анда Нурлат ш. Куйбышев урамы буенча 96 номерлы күпфатирлы йортта бер фатир абонентына техник хезмәт күрсәткәндә ачыкланганча, фатир милекчесенең газүткәргеч торбасын үзирекле рәвештә идән буйлатып уздыруы һәм газ плитәсенең кухня бүлмәсеннән башка бүлмәгә күчерелүе турында бәян ителгән иде. 

Гаризада бәян ителгәннәрне тикшерү максатларында 2017 елның 16 ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан күрсәтелгән торак урыны каралды, нәтиҗәдә ачыкланганча, фатир милекчесе тарафыннан, чыннан да, торак урыны үзирекле рәвештә үзгәртеп корылган: газ плитәсе үзенә тоташтырылган газүткәргеч белән берлектә кухня бүлмәсеннән янкорма бүлмәгнә күчереп урнаштырылган. Күрсәтелгән гамәлләр РФ КоАП 7.21 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу составын тәшкил итә, шуңа күрә фатир милекчесенә карата административ хокук бозу турында тиешле беркетмә төзелде. 

ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә фатир милекчесе РФ КоАП 7.21 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм аңа 1000 сум күләмендә штраф салынды.

Фатир бүлмәсе элеккеге проект торышына кайтарылды: газ плитәсе кухня бүлмәсенең элеккеге урынына урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International