2017 елда Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә караган районнарда Кыска вакытлы капиталь ремонт программасына 148 күпфатирлы йорт кертелгән иде, шул исәптән: Зәй МБ буенча – 17 йорт, Түбән Кама МБ буенча – 128 йорт, Яңа Чишмә МБ буенча – 3 йорт.
Башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү буенча Инспекция тарафыннан барлыгы 585 тикшерү уздырылды. Башкарма комитетларга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 19 күрсәтмә бирелде, алар барысы да үтәлде.
Подряд оешмалары тарафыннан куркынычсызлык техникасы үтәлүне тикшереп торуга инспекция тарафыннан аеруча зур игътибар бирелде. 4 подряд оешмасына карата ачыкланган җитешсезлекләр белән тикшерү материаллары ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә йогынты чараларын күрү өчен җибәрелде. Салынган штрафларның гомуми суммасы 112,0 мең сум тәшкил итте, шул исәптән: Зәй МБ буенча – "Татспецстрой" ҖЧҖ (штраф 55,0 мең сум), Түбән Кама МБ буенча – "Лифт-НК" ҖЧҖ (штраф 52,0 мең сум) һәм "Комтехник" ҖЧҖ (штраф 3,0 мең сум), Яңа Чишмә МБ буенча – "Блок-Строй" ҖЧҖ (штраф 2,0 мең сум).
Хәзерге вакытта Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы күпфатирлы йортларда капиталь ремонт программасы тулысынча тәмамланды, барлык йортлар да Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан кабул ителде. Яңа Чишмә муниципаль районында 2 йортта капремонт төгәлләнде һәм инспекция тарафыннан кабул ителде. Яңа Чишмә ав. Ленин ур. буенча 46 номерлы йортта фундаментларны ремонтлау эшләре ТКЗТИ контролендә кала.