Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар турында эшләр карауны (лифтларда һәм күпфатирлы йортларның уртак файдалану урыннарында) дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү турында кертелгән өстәмәләр нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан инспекциягә Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча РФ ЭЭМ бүлекләреннән җибәрелгән административ материалларны карау эше дәвам итә.
2017 елда барлыгы 1037 административ материал каралды, аның 322се – Зәй МБ буенча, 715е – Түбән Кама МБ буенча. Гомуми 518000 сумлык административ штрафлар билгеләү турында 1037 карар чыгарылды, 58819 сумлык штрафлар түләнде.
Законнарда билгеләнгән чорда штрафларны түләмәгән өчен 938 административ материал инспекциядән Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәтү өчен җибәрелде.