Елдан-ел күпфатирлы йортлардагы торук урыннарында (фатирларда) үзгәртеп планлаштыру һәм үзгәртеп кору мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр саны арта бара. Тикшерүләрнең нәтиҗәсе күрсәткәнчә, үзгәртеп коруның һәм үзгәртеп планлаштыруның күпчелек очраклары торак һәм торак булмаган урыннарның хуҗалары тарафыннан моңа рөхсәт документларыннан башка гамәлгә ашырыла. Шунысын билгеләп узарга кирәк, торак урынны үзгәртеп кору һәм (яисә) үзгәртеп планлаштыру җирле үзидарә органы кабул иткән карар нигезендә аның белән килешү буенча башкарыла. Торак урынны үзгәртеп кору дигәндә инженерия челтәрләрен, санитар-техник, электр яисә башка, торак урынның техник паспортына үзгәрешләр кертүне таләп итүче җайланмаларны урнаштыру, алмаштыру яисә күчерү эшләре турында сүз бара. Ләкин үзгәртеп планлаштырганда торак хуҗалары үзгәртеп кору мәсьәләсенә тиешле игътибарны бирмиләр, нәтиҗәдә, үзгәртеп планлаштыру проектына үзгәртеп коруга кагылышлы бүлек кертелмичә кала. Үзгәртеп планлаштыру проектында торак хуҗалары тарафыннан башкарылган эшләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән җитешсезлекләрнең ачыкланган очраклары турында Чаллы зонасы торак инспекциясендә административ эшләрне карау барышында аңлатыла һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү һәм проект оешмасында проектка төзәтмәләр кертү өчен киңәшләр бирелә.