ТР Хөкүмәте порталы аша Чаллы ЗТИ адресына "Центральный" ИК МУП идарәче компаниясенә торак йортларны карап тоту кагыйдәләрен бозган өчен, ә атап әйткәндә КФЙ уртак файдалану урыннарында законсыз рәвештә реклама конструкциясенең урнаштырылуына шикаять белдереп, йортта яшәүче мөрәҗәгать итте. КФЙ реклама конструкцияләрен урнаштыру турында милекчеләрнең гомуми җыелышында карар кабул итүе хакында беркетмә юк. Дәлилле күрсәтмә нигезендә "Центральный" ИК МУП карата планнан тыш документар тикшерү уздырылды. Керә торган урыннардагы стеналарда (барлык 8 подъезда да); беренче катларның стеналарында (барлык 8 подъезда да) халык өчен мәгълүмат такталары урнаштырылган. Такталарда тарттырып куела торган түшәмнәрне урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче "АРТ ДОМ" компаниясе турында мәгълүмат урнаштырылган, элемтә телефоннары һәм компания слоганы күрсәтелгән. "Реклама турында" 2006 елның 13 мартындагы 38-ФЗ номерлы Федераль законның 3 ст. буенча реклама – теләсә нинди ысул белән, теләсә нинди рәвештә яисә теләсә нинди акчадан файдаланып таратылган, затларның билгеле булмаган даирәсе өчен адресланган һәм рекламаланучы объектка игътибар җәлеп итүгә, аңа карата кызыксыну уятуга яисә кызыксыну булдыруга һәм базарда күрсәтүгә юнәлдерелгән мәгълүмат.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАП 7.23.3 статьясы "КФЙ белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру кагыйдәләрен бозу" буенча юридик затка карата беркетмә төзелде һәм күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә чоры тәмамлангач РФ КоАП 19.5 статьясының 24 өлеше "Төбәк дәүләт торак күзәтчелеген гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен билгеләнгән чорда үтәмәү яисә тиешенчә үтәмәү" буенча юридик затка беркетмә төзелде. Күрсәтмә үтәлмәде, күрсәтмәне үтәү чорын озайту турында үтенеч язуы Чаллы ЗТИ килмәде. Штрафның ахыргы суммасы 185 500 сум тәшкил итә.
"Центральный" ИК МУП идарәче компаниясе, аның законсыз булуына сылтап, ТР Арбитраж судына бирелгән күрсәтмәне гамәлгә ярашсыз дип тану турында гариза белән мөрәҗәгать итте. 2017 елның 27 октябрендә ТР Арбитраж суды "Центральный" ИК МУП тарафыннан белдерелгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул итте. Бу вакытта ТР АС мәгълүмат тактасында "АРТ ДОМ" турында урнаштырылган мәгълүматларның реклама булуын һәм күпфатирлы йортта милекчеләрнең тиешле карарыннан башка урнаштырыла алмавын раслады.