2017 елгы Программа буенча КФЙ капиталь ремонтлауны төгәлләү

2017 елның 17 ноябре, җомга

Чистай ЗТИ тикшереп торучы Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2017 елгы Программага кертелгән күпфатирлы йортларда капиталь ремонт төгәлләнде. 2017 елгы Программа нигезендә капиталь ремонт барлыгы 48 йортта башкарылды.

Программаны үтәү барышында түбәләрне, фасадларны, инженер коммуникацияләрен, подъездларны, подвалларны ремонтлау эшләре башкарылды.

Нурлат районыннан кала, барлык районнарда да эшләр сыйфатлы һәм вакытында башкарылды. Нурлат районында эшләр графиктан калышып барды, шуңа бәйле рәвештә, идарәче оешмаларга законнардагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 7 кисәтү бирелде. 

Хәзерге вакытта барлык йортлар да Чистай ЗТИ тарафыннан эксплуатациягә кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International