Чистай-Су каналы" АҖ ресурс белән тәэмин итүче оешмасын халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен административ җаваплылыкка тарту һәм гражданнарга түләүләрне яңача (алар файдасына) исәпләү хакында

2017 елның 25 октябре, чәршәмбе

Чистай ЗТИ адресына Чистай шәһәренең Җиңүгә 40 ел урамы буенча 53 санлы күпфатирлы йортның 4-5 катларында яшәүче гражданнардан салкын су белән тәэмин итү системасында су басымының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы турында мөрәҗәгать килде.

Гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә Чистай ЗТИ, "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе һәм "Чистай-Су каналы" АҖ ресурс белән тәэмин итүче оешмасы вәкилләре катнашында, урынга чыгып тикшерү уздырды.

Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, күпфатирлы йортка кергән өлешендә салкын су белән тәэмин итү системасындагы су басымы норматив таләпләренә җавап бирми – тикшерү вакытында су басымы 3,0 кгс/кв.см урынына 2,3 кгс/кв.см күрсәткечен тәшкил итте.

Су басымының тиешенчә булмавы аркасында Чистай шәһәренең Җиңүгә 40 ел урамы буенча 53 санлы күпфатирлы йортның 4-5 катларында яшәүчеләрнең тиешле сыйфатта салкын су белән тәэмин итү коммуналь хезмәтен алуга бәйле проблемалары барлыкка килгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан РФ КоАП 7.23 ст. нигезендә "Чистай-Су каналы" АҖ карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.

ТР ДТИ башлыгы урынбасары – Чистай ЗТИ башлыгы карары белән "Чистай-Су каналы" АҖ ресурс белән тәэмин итүче оешмасы гаеле дип танылды һәм 5 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Чистай шәһәренең Җиңүгә 40 ел урамы буенча 53 санлы күпфатирлы йортның 4-5 катларында яшәүче гражданнарга 2017 елның июненнән сентябренә кадәрге чорда салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтен тиешенчә җиткермәгән өчен "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ тарафыннан түләүләр 16 569,64 сум күләмендә яңача исәпләнде (кайтарып бирелде).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International