Йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча чаралар күрмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама районы, Кама Аланы штп 1/15 санлы йортта яшәүченең кышкы чорда фатирда салкын булуга кагылышлы мөрәҗәгате каралды.

Уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, торак урын милекчесе элегрәк "Мой дом Камских Полян" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенә панельләр арасындагы җөйләрнең герметик булмавы турында шикаять белән мөрәҗәгать иткән булган, аны карау нәтиҗәсендә Идарәче компания тарафыннан панельләр арасында җөйләрне ремонтлау зарурлыгы расланган һәм җәйге чорда бу эшләрне башкару гарантияләнгән.

Инспекция тарафыннан уздырылган тикшерү барышында ачыкланганча, панельләр арасындагы җөйләрнең герметиклыгын торгызу буенча Идарәче компания тарафыннан эшләр башкарылмаган.

Тикшерү материаллары буенча "Мой дом Камских Полян" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 статьясы – "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" – нигезендә, штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

Хәзерге вакытта Идарәче компания тарафыннан ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча барлык җитешсезлекләр дә бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International