Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәре, Кораб урамы буенча 1 санлы йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү параметрларының норматив таләпләренә җавап бирмәвенә кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.
Уздырылган тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, йортка кайнар суны бирү ресурс белән тәэмин итүче оешма тарафыннан билгеләнгән таләпләрне саклап гамәлгә ашырыла. Йорт подвалындагы терәк буенча кайнар суның температурасы шулай ук норматив таләпләренә җавап бирә, ләкин фатирда яшәүчегә су норматив күрсәткеченнән шактый калышып килә, аның температурасы +39оС тәшкил итә.
Ачыкланган җитешсезлек очрагы буенча "Вокзальная" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты инспекция тарафыннан РФ КоАП 7.23 ст. – "Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу" – нигезендә, штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
ТКЗТИ күрсәтмәсе нигезендә идарәче компания кайнар су температурасының төшү сәбәбен ачыклады, терәк буенча чүпләнгән торбаүткәргечләр алмаштырылды, мөрәҗәгать итүченең фатирында кайнар су белән тәэмин итү параметрлары нормативка туры китерелде. Әлеге коммуналь хезмәтне тиешле дәрәҗә күрсәтмәгән өчен бу фатирда яшәүчегә түләүләр яңача исәпләнәчәк.