Арбитраж судыннан Чаллы ЗТИ файдасына чыгарылган карар

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясенә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүченең торак йортларны карап тоту кагыйдәләренең бозылуы, ә атап әйткәндә торак йортта вентиляция системасының эшләмәве турында шикаять белән мөрәҗәгать итүенә бәйле рәвештә, "Энтузиаст" ҖЧҖ карата планнан тыш документар тикшерү уздырылды. Нәтиҗәдә юридик затка карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча беркетмә төзелде һәм күрсәтмә бирелде. Штраф суммасы – 40 000 сум.

Юридик зат булып торучы "Энтузиаст” ҖЧҖ, тикшерүнең бозып оештырылуына, ә атап әйткәндә 24 сәгать алдан хәбәр итмичә уздырылуына сылтама итеп, ТР Арбитраж судына элек бирелгән күрсәтмәнең гамәлдә булмавын тану турында гариза белән мөрәҗәгать итте. 2017 елның 28 сентябрендә ТР Арбитраж суды "Энтузиаст" ҖЧҖ тарафыннан белдерелгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тарту турында карар кабул итте. Бу вакытта ТР АС күрсәткәнчә, 294-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясының 16 өлеше буенча дәүләт контроле (күзәтчелеге) органына, муниципаль контроль органына карата куелган җәмгыятькә планнан тыш тикшерү үткәреләчәге хакында кимендә 24 сәгать калгач белдерү таләбе бары тик урынга чыгып планнан тыш тикшерү уздырылу очрагына гына карый.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, тикшерүне уздыру өчен нигез булып дәүләт контроле органындагы вазыйфаи затның дәлилле гаризасы хезмәт итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International