Җылыту чоры башланып китүгә бәйле рәвештә һәм ТР ДТИ башлыгы С.А.Крайнов боерыгы нигезендә Чистай зонасы торак инспекциясендә "кайнар линия" телефонының эше оештырылды – (8-84342-5-05-13).
2017 елның 29 сентябреннән 2017 елның 12 октябренә кадәрге чорда ЧЗТИнең "канар линия" телефонына җылы белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавы турында 12 мөрәҗәгать килде (11 мөрәҗәгать Чистай шәһәрендә яшәүче гражданнардан һәм 1 мөрәҗәгать Спас районының Болгар шәһәрендә яшәүчедән).
9 мөрәҗәгать буенча идарәче оешмалар тарафыннан оператив рәвештә җылы белән тәэмин итү системалары эшендәге җитешсезлекләрне бетерү чаралары күрелде, бу хакта телефоннан сөйләшүләр барышында мөрәҗәгать итүчеләрдән дәлилләмә алынды. Бу мөрәҗәгатьләр инспекция контроленнән алынды.
Инспекция контролендәге өч мөрәҗәгать буенча идарәче оешмалар тарафыннан йорт эчендәге җылы белән тәэмин итү системаларын җайга салу эше алып барыла.