1 октябрьдә ел саен халыкара бәйрәм – Өлкән кеше көне билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда бүген халыкның тиз картаюы күзәтелә, ләкин болар белән беррәттән өлкән кешеләрнең, тулаем алганда, җәмгыять үсеше процессына әһәмиятле өлеш кертергә сәләтле булуы да билгеләп үтелә. Бу көнне Халыкара өлкәннәр көненә багышланган махсус чаралар үткәрү кабул ителгән. Чәй ясалган табын артында, иркен шартларда безнең ветераннарыбыз үзләренең тормышларында булган шатлыклы вакыйгалары белән уртаклаштылар, шулай ук катлаулы тормыш юлында үтеп чыгарга туры килгән авырлыклар турында да искә алдылар.