2017 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 69 тикшерү үткәрелде, аларның 61е – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 1 тикшерү гражданнардан ЧЗТИ кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортлар тикшерелде, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмаларның торак фондын алда торучы җылыту сезонына әзерләүдә чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде.
Үткәрелгән тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 148,62 мең кв. метр булган барлыгы 86 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 56 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 24 күрсәтмә бирелде.
2017 елның сентябрендә Чистай ЗТИ гражданнардан 28 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 7се урынга чыгып тикшерелде, алар инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).
Элек бирелгән күрсәтмәләрне билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 5 беркетмә төзелде. Чистай ЗТИ беркетмәләре буенча җәмәгать суды тарафыннан гомуми 12000 сумлык административ штрафлар турында 3 карар чыгарылды.
Идарәче оешмалар тарафыннан законнардагы зарури таләпләр бозылуны профилактикалау чараларsy тормышка ашыру максатларында 2017 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан закондагы зарури таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында 17 кисәтү чыгарылды.
2017 елның сентябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 17 мең сумлык штраф түләнде.
Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның сентябрь аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 686,3 мең сумлык эшләр башкарылган.