Йорттагы уртак мөлкәтне норматив торышка китерү чаралары турында

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Бөгелмә шәһәренең Оршанская урамы буенча 33 номерлы күпфатирлы торак йортта яшәүченең подвал бүлмәсен канализация суы басуга кагылышлы мөрәҗәгатен карады.

2017 елның 02 октябрендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм подвал бүлмәсендә су бүлү системасын тиешенчә карап тотмау өлешендә ачыкланган җитешсезлек фактлары нәтиҗәсендә "Нефтьче" ТМШ рәисе, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" 7.22 статьясы буенча 5000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

"Нефтьче" ТМШ билгеләнгән тәртиптә су бүлү торбаүткәргечләренең бозылган герметиклыгын бетерү һәм подвал бүлмәләрен санитар чистарту күрсәтмәсе бирелде.

Хәзерге вакытта күрсәтелгән эшләрнең үтәлеге БЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International