Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең 2017 елның 9 аендагы эш нәтиҗәләре хакында

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2017 елның 9 аенда гомуми мәйданы 15 855,91 мең кв. метрлы 704 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1645 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1405, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 143, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 97.

Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 670 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 155 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 36, вазифаи затларга – 60, физик затларга – 59. 26 беркетмә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча, ТКЗТИ күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен төзелде.

Гомуми 1 137 000 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 573 000 сумы – ТКЗТИ, 564 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. Фактта штрафларның 921 500 сумы түләнде, бу салынган барлык штрафлар суммасының 81%ын тәшкил итә.

2017 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның 865 мөрәҗәгате карап тикшерелде. 478 мөрәҗәгать урынга чыгып каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләрнә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде. 116 мөрәҗәгать ТКЗТИ контролендә кала бирә.

2017 елның 9аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 19 480,07 мең сумлык эшләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International