Түбән Кама зонасы торак инспекциясенең торак фондын җылыту чорына әзерләү барышын контрольдә тоту эшчәнлегенә йомгак ясалды.
2017-2018 елларда җылыту чорына Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында 1225 күпфатирлы йортны әзерләү таләп ителә иде, алардан 1103 КФЙ – үзәктән җылытыла, 122 КФЙ – хосусый җылытыла.
Үзәктән җылытыла торган барлык йортларга да йорт эчендәге җылы белән тәэмин итү системаларын юдыру һәм ныклык, тыгызлык буенча сынаулар үткәрү актлары, торак йортларның алдагы җылыту чорына әзерлеге буенча паспортлар барча торак фондына тулы күләмдә алынды.
Торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында гомуми мәйданы 1860,0 мең кв. метр булган барлыгы 182 йорт каралды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 112 күрсәтмә бирелде, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22, 9.16, 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 41 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре буенча 385,0 мең сумлык административ штрафлар салыну турында 41 карар чыгарылды.
Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан бирелгән барлык күрсәтмәләр дә тулы күләмдә үтәлде.
2017 елның 09 октябренә карата Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы үзәктән җылытыла торган барлык күпфатирлы йортларга да җылы җибәрелгән. Түбән Кама зонасы торак инспекциясендә җылытуның канәгатьләндерерлек булмавына бәйле рәвештә халыктан заявкалар кабул итү буенча "Кайнар линия" эшли.