Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, Бөгелмә шәһәре прокуратурасы белән берлектә, Бөгелмә шәһәрендә һәм Бөгелмә районында күпфатирлы торак йортларны 2017-2018 елларның җылыту чорына әзерләү буенча торак законнары таләпләренең үтәлүе предметына Бөгелмә шәһәрендәге һәм Бөгелмә районындагы торак йортларны тикшереп чыкты. Тикшерүләр нәтиҗәсендә торак законнары таләпләренең һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының бозылу очраклары ачыкланды, түбәндәге торак йортлар буенча: Бөгелмә ш., Ленин ур., 3, Петровская ур., 32, Тухачевский ур., 15, Чайковский ур., 2, Карабашул штп., Вахитов ур., 9 (баскычлы урыннарда тәрәзәләрнең пыяла өлешендә җитешсезлекләр, подвал бүлмәсендә үзәктән җылыту системасының теплоизоляция торбаүткәргечләре өлешчә төзек түгел, урыны-урыны белән цоколь өслеге бозылган, подвалның һава үткәрү тәрәзәләрендә саклык ятьмәсе юк).
Ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча идарәче оешма вәкилләре катнашында актлар төзелде. Бөгелмә шәһәре прокуратурасы тарафыннан "Таң" ИК ҖЧҖ, "Нефтьче" ИК" ҖЧҖ, "№ 6 ТЭИ" ИК ҖЧҖ, "Уңайлы" ИК ҖЧҖ, "Нефтьче" ТМШ вазыйфаи затларына карата Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 статьясында каралган административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылды һәм карап тикшерү өчен Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә җибәрелде. Бөгелмә зонасы торак инспекциясе карарлары нигезендә вазыйфаи затлар административ штрафлар салынып, РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләр идарәче оешмалар тарафыннан бетерелде.