Әлки районының "Базарлы Матак" ИК" ҖЧҖ күрсәтмәләрне үтәвен тикшерү нәтиҗәләре хакында

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

ЗТИ контролендә Әлки районының "Базарлы Матак" ИК" ҖЧҖ карата 2017 елның май аенда урынга чыгып үткәрелгән планлы тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен бирелгән күрсәтмәләр бар. 

2017 елның 27 сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан 19 күрсәтмәнең үтәлүен тикшерү буенча планнан тыш урынга чыгып тикшерү үткәрелде, бу күрсәтмәләрнең торак фондын эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын бетерү буенча вакытлары чыккан иде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 16 күрсәтмә үтәлгән, актлар белән ябылган. 3 күрсәтмә буенча нибары аерым-аерым җитешсезлекләр генә бетерелгән, ягъни тулы күләмдә бу күрсәтмәләр үтәлмәгән.

Билгеләнгән вакытында законлы күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен "Базарлы Матак" ИК" ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 3 беркетмә төзелде. Административ эшләр карап тикшерү өчен ведомство карамагы буенча җәмәгать судына җибәрелде.

Җитешсезлекләр бетерелмичә калганга күрә, "Базарлы Матак" ИК" ҖЧҖ адресына яңа күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International