"Россия Федерациясе Торак кодексына үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 29 июлендәге 257-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – РФ ТК) нигезендә "Лицензия таләпләре" 193 ст. үзгәрешләр кертелде.
Кертелгән үзгәрешләр күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекне лицензияләүне гамәлгә кертү вакытыннан башлап тәҗрибәдә барлыкка килгән проблеманы хәл итә: лицензия таләпләре үтәлсен өчен идарәче компаниянең кайсы вазыйфаи заты квалификация аттестатына ия булырга тиеш?
Шулай итеп, РФ ТК 193 статьясының 1 өлешендәге 2 пункты нигезендә квалификацияле аттестат лицензиатның, лицензия алырга теләүченең вазыйфаи затында булырга тиеш, ә атап әйткәндә:
– юридик затның бер кулдагы башкарма органында;
– юридик затның яисә аның филиалы җитәкчесендә;
– күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыручы шәхси эшкуарда;
– бер кулдагы башкарма орган вәкаләтләрен тапшыру турында шартнамә төзелгән очракта, – юридик затның яисә шәхси эшкуарның мондый вәкаләтләр тапшырылган бер кулдагы башкарма органында.
Документ Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында (http://www.pravo.gov.ru) 2017 елның 30 июлендә рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керде.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 14.1.3 статьясының 2 өлешендә, әлеге Кодексның 7.23.1 статьясында каралган очраклардан тыш, лицензия таләпләрен бозып күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырган өчен вазыйфаи затларга 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр административ штраф салынып яисә 3 елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм ителеп; шәхси эшкуарларга 250 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салынып яисә 3 елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм ителеп; юридик затларга 250 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф салынып, административ җаваплылык каралган.