Подвал бүлмәсенә канализация суы үтеп керүе хакында

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама ш., Бакый Урманче урамы буенча 29 нчы номерлы йортта яшәүченең подвал бүлмәсенә канализация суларының үтеп керүенә кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.

2017 елның 12 сентябрендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм подвал бүлмәсендә су бүлү системасын тиешенчә карап тотмау өлешендә ачыкланган җитешсезлек фактлары нәтиҗәсендә "Стройхимсервис" ТКХ ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" 7.22 статьясы буенча 4000 сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.

"Стройхимсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ билгеләнгән тәртиптә су бүлү торбаүткәргечләренең бозылган герметиклыгын бетерү һәм подвал бүлмәләрен санитар чистарту күрсәтмәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International