Чистай зонасы торак инспекциясе тикшереп тора торган Аксубай, Алексеевск, Әлки, Нурлат, Спас һәм Чистай муниципаль районнарында 2017-2018 елларның җылыту чорына 1366 күпфатирлы торак йортны әзерләү таләп ителә иде, аларның 527се – үзәктән җылытыла һәм 839сы – хосусый җылытыла. Күрсәтелгән барлык күпфатирлы йортлар буенча 2017-2018 елларның кышкы шартларына эксплуатацияләүгә әзерлек паспортлары тапшырылды. Үзәктән җылытыла торган торак йортлар буенча юдыру һәм һава кудыру актлары бирелде.
Идарәче оешмалар тарафыннан торак фондын алда торучы җылыту чорына әзерләү буенча эшләр башкарылуын мониторинглау кысаларында гомуми мәйданы 410,2 мең кв. метр булган 241 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 233 торак йортта Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен һәм нормаларын бозуның 662 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен идарәче оешмаларга 233 күрсәтмә бирелде, аларның 219ы хәзерге вакытта үтәлде, 617 җитешсезлек очрагы юкка чыгарылды. 14 күрсәтмәнең үтәлеше һәм 45 җитешсезлек очрагының юкка чыгарылуы Чистай ЗТИ контролендә кала.
Моннан тыш, Алексеевск, Нурлат, Спас һәм Чистай районнарындагы идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында 10 беркетмә төзелде. Күрсәтелгән беркетмәләр буенча вазыйфаи затларны гомуми 40 000 сумлык штрафлар рәвешендә җаваплылыкка тарту турында 10 карар чыгарылды. Хәзерге вакытта идарәче оешмаларның вазыйфаи затлары тарафыннан 8000 сумлык штрафлар түләнде. Калган карарлар буенча штрафны ирекле тәртиптә түләү буенча законнарда каралган алтмыш көнлек вакыт узмаган әле.