Йортта яшәүчеләр тарафыннан уртак мөлкәтне карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы хакында

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы буенча 5 нче номерлы йортта яшәүченең балконны киртәләп алучы конструкциянең аварияле торышына кагылышлы мөрәҗәгате карап тикшерелде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, йортта яшәүчеләр тарафыннан балконны үзирекле рәвештә тәрәзәләп алу аркасында агынты суны чыгара торган җайланма булмаган, шуның нәтиҗәсендә бетон киртә даими рәвештә юешләнеп торган, җимерелә башлаган.

Тикшерү материаллары буенча ТКЗИ күрсәтмәсе нигезендә "ТКХ-10" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан ишелә башлаган бетон койма демонтажланды, металл конструкцияләр ярдәмендә торгызу эшләре башкарылды. Йортта яшәүчеләргә уртак мөлкәтне тиешле тәртиптә карап тору тиешлеге хакында күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International