Түбән Кама зонасы торак инспекциясенә Түбән Кама шәһәренең Октябрьгә 50 ел урамы буенча 9 нчы номерлы йортта яшәүчеләрдән йортны карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавы хакында күмәк мөрәҗәгать килде.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча "ПЖКХ-17" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" 7.22 статьясы буенча 40 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Билгеләнгән тәртиптә "ПЖКХ-17" ИК ҖЧҖ карата җилләткеч шахталарының тимер-бетон кырыйларын төзәтеп, түбә катламын, түбәгә чыга торган ишекләрне һәм канализация буенча һава суыртып алу торбаларын төзекләндерү; подвалда инженерлык челтәрләреннән су таму урыннарын бетерү, торбаүткәргечләрнең төзек булмаган җылылык изоляциясен торгызу һәм салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча иске торбаүткәргечләрне демонтажлау; подвалларда катламнардагы тишекләрне томалау, хуҗасыз саклыкханәләрне тәртипкә китерү; подъездларда керә торган тамбур ишекләрен төзекләндерү; керә торган ишек өслегендә булырга тиешле агынты су агызгычларны торгызу; фасадтагы аз токлы үткәргечләрне тәртипкә салу; подъездлар янәшәсендә чүплек савытлары урнаштырып, йорт яны территориясендә металл коймаларны ремонтлау; 1 нче подъездның 2 нче катыннан башлап 4 нче катына кадәрге фасад өлешендә янгыннан калган кара эзләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.