"Комсервис ИК" ҖЧҖ күрсәтелгән документацияне тапшыруны мәҗбүр итүне таләп итеп, Татарстан Республикасы Арбитраж судына дәгъва белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Арбитраж судының 03.05.2017 карары нигезендә дәгъваи таләпләр канәгатьләндерелде.
Ләкин, апелляция инстанциясе суды, йортлар белән идарә итү хокукы турында суд бәхәсе булганда, торак фондын мониторинглауның дәүләт мәгълүмат системасында бәхәсле йортлар белән идарә итү турында белешмәләр булмаганда, яңа идарәче компаниянең Татарстан Республикасы Лицензияләр реестрында бәхәсле күпфатирлы йортлар белән идарә итүне гамәлгә ашыруы турында белешмәләр булмаган очракта йортка кагылышлы техник һәм башка төрле документацияне тапшыруның мөмкин булмавына күрсәтеп, 31.08.2017 карары белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарын гамәлдән чыгарды, дәгъвада белдерелгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартты.
2017 елның 21 сентябренә кадәр карар законлы көченә керде.