ДТИнең Үзәк аппараты Казан шәһәре торак инспекциясе, Чаллы һәм Алабуга зональ торак инспекияләрнең коллективы "Милләтләр кроссы" спорт чарасында катнашты

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе һәм ДТИнең Үзәк аппараты коллективы 2017 елның 16 сентябрендә булып узган "Милләтләр кроссы" спорт чарасында катнашты. "Милләтләр кроссы" – Россия территориясендә уза торган җәйге спорт төрләреннән иң күләмле массакүләм спорт чарасы. Бу чарада шулай ук Чаллы һәм Алабуга зонасы торак инспекциясе хезмәткәрләре дә катнашты.

Гадәткә кергән йөгерешләр "Үзәк" стадионына янәшә урнашкан мәйданчыкта оештырылды. "Милләтләр кроссы" программасында спортчыларның 12, 8, 6, 4 һәм 2 чакрымлы дистанцияләргә җиңел атлетика йөгерешләре үткәрелде.

Моңа охшаш йөгерү чараларында катнашу энергия бирә, коллективны бергә туплауга һәм һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләренә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International