Казан шәһәре торак инспекциясенә Энергетиклар урамы буенча 4 нче йортта фатирның үзгәртеп планлаштырылуы хакында мөрәҗәгать килде

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Тикшерү барышында фатирга керә алмау сәбәпле, аны карау мөмкин булмады. Фатир милекчесе адресына документлар тапшыру максатында инспекциягә килү зарурлыгы турында хәбәр җибәрелде. Әлеге хәбәр буенча милекче килмәде, шуңа бәйле рәвештә, Мәскәү районы судына торак бинага үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итү турында дәгъва гаризасы бирелде.

Казан шәһәренең Мәскәү районы суды тарафыннан фатир милекчесен Казан шәһәре торак инспекциясе инспекторына тикшерү үткәрү өчен фатирга керү мөмкинлеген тудыруны мәҗбүр итү карары кабул ителде. Фатирны тикшерү барышында торак инспекциясе хезмәткәре тарафыннан РФ Дәүләт төзелеш күзәтчелеге агентлыгының 2003 елның 27 сентябрендәге 170 номерлы карары белән расланган "Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары" бозылу очрагы ачыкланды, ә атап әйткәндә: фатир үзирекле рәвештә үзгәртеп планлаштырылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча милекчегә карата беркетмә төзелде һәм РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлеше буенча 2000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды.

Бина милекчесенә карата РФ Торак кодексының 29 ст. 5 өлешендә каралган чараларны күрү өчен документлар җыелмасы Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләренә җибәрелде. Хәзерге вакытта милекчегә бинаны алдагы торышына кайтару зарурлыгы турында белдерүнамә җибәрелде, шуннан соң, әгәр ул бу эштән баш тартса, Хакимият тарафыннан тиешле дәгъвалык гаризасы җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International