Күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту турында

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Биектау районы Бөреле җәнлекләр совхозы поселогының Гагарин урамы буенча 29 номерлы күпфатирлы йортта "салкын су белән тәэмин итү" коммуналь хезмәтен тиешле сыйфатта күрсәтмәү (йортка керү өлешендә һәм алу нокталарында салкын су басымының билгеләнгән норматив параметрларына туры килмәве) рәвешендә чагылдырылган җитешсезлекне юкка чыгару турында күрсәтмәне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен ресурс белән тәэмин итүче оешма – "Бөреле коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ ТР Биектау суд районы буенча җәмәгать судьясы тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 200 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Инспекция күрсәтмәсен үтәү максатында Биектау районы Бөреле җәнлекләр совхозы поселогының Гагарин урамы буенча 29 номерлы күпфатирлы йортта салкын су белән тәэмин итү нормага китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International