Үз көчендәге закон нигезендә бәхәсле йортның идарәче оешмасы булып саналган идарәче компаниядән Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына алар белән идарә итү эшчәнлеген бүтән лицензиат гамәлгә ашыра торган күпфатирлы йортларның адреслары турында белешмәләр кертелгәнчегә, шулай ук бәхәсле йортта биналарның милекчеләре белән идарә шартнамәсе төзелгәнчегә кадәр "агымдагы ремонт" һәм "торак бинада уртак мөлкәткә техник хезмәт күрсәтү" статьялары буенча фатирларда яшәүчеләрдән алынган акча чараларын сарыф итмәү рәвешендәге нигезсез байлыкны түләттерүгә хокукый нигезләр юк

2017 елның 15 сентябре, җомга

Суд чыгарган нәтиҗәләрнең берсе түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде:

РФ Торак кодексының 192 статьясының 1 өлеше буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итү эше идарәче оешмалар тарафыннан Россия Федерациясе субъектының лицензия комиссиясе карары нигезендә дәүләт торак күзәтчелеге органы биргән күпфатирлы йортлар белән идарә итүдә эшкуарлык эшчәнлеген башкару турындагы лицензия нигезендә гамәлгә ашырыла.

РФ Торак кодексының 195 статьясы нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлеген лицензияләү турында, бу эшчәнлек төрен гамәлгә ашыручы яисә гамәлгә ашырган лицензиатлар турында мәгълүматлар реестрларда, шул исәптән Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрында була.

РФ Торак кодексының 195 статьясының 2 өлеше нигезендә Россия Федерациясенең лицензияләр реестрында алар белән идарә итү эшчәнлеге лицензиат тарафыннан гамәлгә ашырыла торган күпфатирлы йортның адресы яисә күпфатирлы йортларның адреслары турында белешмәләрне үз  эченә ала торган бүлек булырга тиеш.

Россия Федерациясе субъекты – Татарстан Республикасының лицензияләр реестрында булган ачык, һәркем файдалана алырлык белешмәләргә караганда, беренче инстанция суды тарафыннан карар кабул ителгән чорда бәхәсле йортларга карата идарәче оешма булып җавап бирүче тора.

Эшне карап тикшерү вакытында дәгъва белдерүчегә Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең (алга таба – инспекция) югарыда күрсәтелгән күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшчәнлекнең "Комсервис идарәче компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан гамәлгә ашырылуы өлешендә Татарстан Республикасының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертелмәүдә чагылдырылган гамәл кылмавын тану турындагы гаризаларын канәгатьләндерүдән № А65-29881/2015, № А65-9166/2016 эшләр буенча законлы көченә кергән суд актлары нигезендә баш тартылды.

Өстәвенә, суд утырышында яклар ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән шартнамәләрнең җиткерелгән коммуналь ресурсларга фатирларда яшәүчеләрдән түләү алучы җавап бирүче белән төзелгән булуын расладылар.

Югарыда бәян ителгән шартларны һәм матди һәм процессуаль хокукның аталган нормаларын игътибарга алып, апелляция инстанциясе суды шундый нәтиҗәгә килде: алар  белән идарә итү эшчәнлеге лицензиат тарафыннан гамәлгә ашырылучы күпфатирлы йортлар белән идарә итү шартнамәсе төзелгәнчегә һәм бу йортларның адреслары турындагы белешмәләр Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына кертелгәнчегә кадәр, бу очракта лицензиат булып дәгъва белдерүче тора, үз көчендәге закон нигезендә бәхәсле йортның идарәче оешмасы булган җавап бирүчедән тотылмаган акча чаралары рәвешендәге 644 802 сум 69 тиен күләмендәге нигезсез байлыкны түләттерү турында дәгъваны канәгатьләндерү өчен хокукый нигезләр юк.

2017 елның 15 сентябренә кадәр карар законлы көченә кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International