2017 елның август аенда Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат2017 елның август аенда Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2017 елның августында Нурлат шәһәренең "ТКХ ИК" МУП, Чистай шәһәрендәге "Жилищник-2" ИК ҖЧҖ, "Жилищник-3" ИК ҖЧҖ һәм "Безнең йорт" ИК ҖЧҖ карата планлы тикшерүләр үткәрелде (2017 елның июлендә башланган иде).

 2017 елның августында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 49 тикшерү үткәрелде, аларның 27се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 22 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның августында Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортлар тикшерелде, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмаларның торак фондын алда торучы җылыту сезонына әзерләүдә чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде.

Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 210,13 мең кв. метр булган 97 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 193 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 62 күрсәтмә бирелде.

2017 елның августында Чистай ЗТИ гражданнардан 31 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 22се урынга чыгып тикшерелде, аларның 18е инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Идарәче оешмаларның вазыйфаи затларына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен 4 беркетмә рәсмиләштерелде. Вазыйфаи затларны гомуми 28000 сумлык штрафлар рәвешендә җаваплылыкка тарту турында 7 карар чыгарылды. Элек бирелгән күрсәтмәләрне билгеләнгән чорында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 2 беркетмә төзелде. Чистай ЗТИ беркетмәләре буенча җәмәгать суды тарафыннан гомуми 21000 сумлык административ штрафлар турында 3 карар чыгарылды.

2017 елның августында элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 11 мең сумлык штраф түләнде. 

Идарәче оешмалардан алынган мәгълүматларга караганда, 2017 елның август аенда идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре нигезендә 1943 мең сумлык эшләр башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International