1997 елның 20 августында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе барлыкка килә. Шушы дәвердә торак инспекциясендәге коллектив тарафыннан Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарындагы идарәче оешмаларга карата торак фондын саклау һәм карап тотуны, капиталь ремонт барышын, ТКХ хезмәтләре өчен исәпләнгән түләүләрнең нигезле булу-булмавын тикшереп тору буенча зур эш башкарылды.
БЗТИ эшли башлаган беренче көннәрдән үк бу эшкә З.М. Шаһиева, 1 разрядлы белгеч Р.С. Фәрраховалар зур өлеш керттеләр.
Күп энергия һәм хезмәт сөючәнлекне таләп итүче намуслы, тырыш хезмәтләре өчен барлык БЗТИ хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерәм.