Чистай ЗТИ инспекторы, Гыйматдинов урамы буенча 84, 86 номерлы күпфатирлы торак йортларда "Комфорт" ТМШ тарафыннан алып барылган сезонлы эксплуатацияләүгә әзерлек эшләрен тикшерү нәтиҗәсендә, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, мисал өчен: фундамент күперчегендәге җитешсезлекләр: аерым урыннарда ярыклар бар һәм үләннәр үсә; бикләү-көйләү арматурасына ревизия үткәрелмәгән; чорма тәрәзәләре төзек түгел; түбәдә җитешсезлекләр бар: аерым урыннарында тимераяк элементлары юк; баскыч урыннарында тәрәзәләр төзек түгел; подвалга керә торган ишекләрдә һәм чормага чыга торган люкларда бикли торган җайланмалар юк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча "Комфорт" ТМШ рәисенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ хокук бозулар турында ике беркетмә төзелде.
ЧЗТИ башлыгы карары нигезендә "Комфорт" ТМШ рәисе гаепле дип танылды һәм 7.22 ст. буенча гомуми 8000 сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен ТМШ адресына күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше инспекция контрольлегендә.