Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, Яңа Чишмә районы прокуратурасы белән берлектә, 2017 нче елда Яңа Чишмә авылында кыскачорлы капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортларны капиталь ремонтлау барышын тикшерде. Барлыгы 2 йорт каралды: Ленин урамы буенча 35 һәм Буреев урамы буенча 5, аларда "БлокСтрой" ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан фасадларны җылытып ремонтлау эшләре башкарыла.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, йортлардагы эшләр тулысынча тәмамланган диярлек, сыйфатлы итеп башкарылган, җитди җитешсезлек очраклары ачыкланмады. Керә торган ишекләрне һәм фасадтагы газүткәргечләрне буяу сыйфаты буенча аз-маз кисәтүләр бар.
"БлокСтрой" ҖЧҖ адресына Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында йогынты акты чыгарылды.