Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәренең Ленин урамы буенча 2 йортта яшәүчедән күршеләренең гомуми коридорда бүлге урнаштыруына бәйле мөрәҗәгате килеп иреште. "Нефтьче" ИК ҖЧҖ тарафына, законлы тәртиптә, үзирекле урнаштырылган конструкцияне (бүлгене) демонтажлау буенча чаралар күрү турында күрсәтмәләр бирелде, моның өчен бина милекчесенә әлеге җитешсезлек очрагын ирекле рәвештә бетерүе турында мөрәҗәгать юлларга кирәк, ә ул моннан баш тарткан очракта – судка мөрәҗәгать итәргә.
Күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, күрсәтмә "Нефтьче" ИК ҖЧҖ тарафыннан үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде һәм административ эш, карап тикшерү өчен, кайсы ведомствога каравына карап, Бөгелмә районы җәмәгать судына җибәрелде.
Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлек бетерлмәү аркасында, "Нефтьче" ИК ҖЧҖ директорына яңа күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Бөгелмә ЗТИ контролендә кала.