Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Җиңүгә 30 ел урамы буенча 10 санлы йорттагы 188 нче фатирда яшәүченең подвал бүлмәсен даими рәвештә кайнар су басуга бәйле рәвештә фатирда дым һәм күгәрек барлыкка килүгә кагылышлы мөрәҗәгатен карап тикшерде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм подвалның техник торышының канәгатьләндерерлек булмавы өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча һәм фатирда яшәүченең мөрәҗәгате буенча чараларның вакытында күрсәтелмәве аркасында "Стройхимсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 статьясы "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" буенча 40 000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
"Стройхимсервис" ТКХ ИК ҖЧҖ карата билгеләнгән тәртиптә кайнар су белән тәэмин итү буенча инженерлык челтәрләрендәге су үтү урыннарын бетерү һәм подвал бүлмәсен киптерү эшләрен үткәрү күрсәтмәсе бирелде.
Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегенә алынды.