Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, билгеләнгән тәртиптә, Түбән Кама районының Кама аланы ш.т.п. 1/36 номерлы йортта яшәүчеләрнең йортның 1 нче катында урнашкан фатирларда дым булуга һәм күгәрек барлыкка килүгә бәйле күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, йорттагы подвал бүлмәсенең бер өлешенә грунт сулары үтеп кергән, шулай ук йортта җилләтү системасының эше бозылган.
Тикшерү материаллары буенча "Мой дом Камских Полян" ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазыйфаи заты Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 статьясы "Торак йортларны һәм торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу" өчен 5 мең сум күләмендә штраф салынып, инспекция тарафыннан административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү эше инспекция тарафыннан контрольгә алынды.