Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, билгеләнгән тәртиптә, Түбән Кама ш., Сөембикә ур., 68 санлы йортта яшәүчеләрнең йортны карап тоту һәм ремонтлау каныйдәләре бозылуы турындагы күмәк мөрәҗәгате карап тикшерелде. Мөрәҗәгатьне карап тикшерү барышында инспекция гомуми файдалану урыннарында түбәдән су үтү эзләрен, стена панельләрендәге герметиклаучы ярык томалагычларның кителү, фасадта штукатур сыланган катламның җимерелү, тәрәзәләрнең өлешчә икенче катламы булмау, йорт нигезләрендә утырма һәм ярыклар барлыкка килгән урыннар булу очракларын ачыклады.
ТКЗТИ күрсәтмәсен билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен "ТКХ-9" ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе Түбән Кама шәһәре җәмәгать суды тарафыннан Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 19.5 ст. 1 өлеше – "Дәүләт күзәтчелеген (контролен) гамәлгә ашыручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәү" – буенча 10 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Ачыкланган бозуларны бетерү эше ТКЗТИ контролендә кала бирә.