Чаллы халкы, без сезгә киләбез!

2026 елның 30 июне, сишәмбе

Яр Чаллыда 48/03 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта планнан тыш тикшерү башланды. Контроль-күзәтчелек чараларын уздыру өчен нигез булып халыкның социаль челтәрләрдә басылган күпсанлы мөрәҗәгатьләре хезмәт итте. Чаллы халкы кайнар су торбаларының еш ватылуына, гомуми файдаланудагы урыннарның (баскыч шакмакларында җыештыру булмау, коела торган буяу, пычрак чүп үткәргеч) һәм йорт яны территориясенең канәгатьләнерлек булмаган санитар торышына ризасызлык белдерә. Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, идарәче компания яшәүчеләрнең гаризаларын игътибарсыз калдыра.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан тикшерүләр үткәрү тәртибе үзгәрде. Хәзер аларны башлап җибәрү өчен торак инспекторларына рәсми гаризалар таләп ителми. Социаль челтәрләрдә тискәре шәрехләр җитәрлек нигез булып хезмәт итә ала. Аерым алганда, 48/03 номерлы йорт өчен соңгы өч айда шундый җиде мөрәҗәгать теркәлгән.

Моннан тыш, үз артыннан тикшерүгә китерергә мөмкин булган башка куркыныч индикаторлары да бар:

- Өч ай эчендә лифтның ике һәм аннан да күбрәк тукталышы.

- Шул ук вакыт эчендә газ җиһазларында ике һәм аннан да күбрәк авария.

- Элемтә операторыннан челтәрләрне эксплуатацияләгәндә хокук бозулар турында мәгълүмат.

Әлеге үзгәрешләр идарәче компанияләр эшен контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм халык проблемаларын хәл итүне тизләтүгә юнәлдерелгән.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International