Нурлат шәһәрендә Пушкин урамы, 30 нчы йорт адресы буенча урнашкан ике фатир вакытлыча газ белән тәэмин ителүдән өзелгән. Карар “Престиж” идарәче компаниясе һәм “Нурлатгаз” ЭПУ үткәргән уртак тикшерү барышында кабул ителде. Сәбәбе куркыныч вәзгыять - төтен чыгаргычта тарту булмау, бу ис газы белән агулануга китерергә мөмкин.
Газ бирү барлык хокук бозулар бетерелгәннән соң гына торгызылачак, ә белгечләр төтен чыгару юлларын кабат тикшерәчәк һәм аларның куркынычсызлыгын раслаячак.
Татарстан Республикасы Торак инспекциясе “УК Престиж” идарәче компаниясенә карата тикшерү башлады. Инспекторлар елына кимендә өч тапкыр үткәрелергә тиешле төтен һәм вентиляция каналларын даими тикшерү буенча бурычларның ничек башкарылуын ачыклаячак. Моннан тыш, фатирларда газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү сыйфатына бәя биреләчәк.
Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте