Лифтлар кем гаебе белән булмаячак?

2025 елның 14 феврале, җомга

Татарстанның Торак инспекциясенә «Кама» торак ширкәте рәисе капиталь ремонт ясауда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, гомуми җыелыш беркетмәсен дөрес дип танырга һәм «ТКХ Фонды» КО хисабына капиталь ремонт үткәрергә мөмкинлек бирергә.

Алабуга шәһәренең Нечаев урамындагы 5 нче йорт милекчеләре капиталь ремонт өчен кертемнәрне махсус банк счетында җыйганнар. Счет хуҗасы итеп «Кама» торак ширкәте билгеләнгән.

«Торак-коммуналь хуҗалык фонды» регоператорына кертемнәр гомуми казнага мәңгегә китә, аларга ирешеп булмый.  Махсус счет акчаны теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин булуы белән кызыктыра. Торак милекчеләре ширкәте шуннан файдаланган да. Йорт исәбендә 3,4 млн.сум, ә чынлыкта 6 млн.сум булырга тиеш. Лифтларны алмаштыруга исә 2 тапкырга диярлек күбрәк кирәк. Милекчеләр бу хәлдән чыгу юлын тапканнар: җыелыш үткәргәннәр, махсус счеттан баш тартырга һәм гомуми янчыкка кушылырга булганнар. Җыелыш беркетмәсен республиканың Торак инспекциясенә җибәрделәр.

Торак инспекциясе алабугалылар җыелышы беркетмәсенә карата шикаять белдерде. Документ суд тарафыннан гамәлдә түгел дип танылды. Мәсәлән, җыелыш 2024 елның 25 мартыннан 5 апреленә кадәр узган, ә карар җыелышның беренче көнендә үк – 25 мартта кабул ителгән. Карарны кем кабул иткән соң?

Подъездларда стеналарны буяу, мәсәлән, бу һичшиксез йорт чыгымнары. Тик «агымдагы ремонт» юлы хисабына гына, аңа милекчеләр ай саен акча күчерә. Капиталь ремонтка кертемнәр – ул «пенсия», һәм аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты программасы кысаларында йортны тулысынча яңартуга гына тотарга мөмкин.

Махсус счет сайлаганда татарстанлылар нәрсәдән файдалана? Иң мөһиме – акча аларга гына карый, аны контрольдә тота алалар. Ләкин тиешле контроль булмаган очраклар күбрәк, һәм миллионнар сарыф ителә. Һәм менә алар сарыф ителгәндә, бер генә чишелеш юлы күренә – кулында 18 мең йорт, миллиардлаган кертем акчалары булган регоператор янына китү.

Исегезгә төшерәбез, капиталь ремонт фондын булдыруның ике төп ысулы бар: төбәк операторы аша һәм махсус счеттан файдаланып. Сайлау милекчеләрнең өстенлекләренә һәм аларның ремонт процессы белән мөстәкыйль идарә итәргә әзерлегенә бәйле.

Мөстәкыйль булса, үзләре җыялар, чыгымнарны контрольдә тоталар, карарларны җыелышларда бергәләп кабул итәләр, подрядчыларны сайлыйлар һ.б. Шуңа күрә милекчеләргә махсус счетта акча саклау – мөһим бурычларның берсе икәнен аңларга кирәк. Һәм үзагымга куярга ярамый, ә даими контрольдә тотарга.

Алабуга шәһәрендә күпфатирлы йорт белән бәйле вәзгыять хәл ителә. Махсус счетка акча күчерүчеләрнең барысына да тупланмаларны контрольдә тотарга киңәш итәбез.  Һәр милекче аның торышын тикшерә ала. Мондый мәгълүмат алу хокукы РФ Торак кодексының 177 ст. 7 өлешендә каралган.

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International