Казанда йортны карап тоту эталоны ачыкланды. Лицензия алырга һәм торак-коммуналь хуҗалыкта бизнес белән шөгыльләнергә карар кылган һәркемгә һичшиксез аңа күз салырга кирәк.
Йортны болай карап тоту һич ярамый. "Уютный дом" ИК биредә башкарган эшләрнең барысы да законга каршы килә: яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен санга сукмый, йорт шулкадәр ташландык хәлдә ки, хәтта акрынлап җимерелә бара. Өйдә яшәүче хатын-кызның мөрәҗәгатеннән соң, инспекторлар тикшерү белән урынга чыктылар. Биек йортка килеп җитәргә өлгермәделәр, шундук бозу очрагы – бозлавык. Инспекторларның берсе чак кына егылмады: бөтен йорт яны территориясе – тоташ шугалак.
Тикшерү нәтиҗәсе: әлеге йорт бозу очракларының саны һәм сыйфаты ягыннан иң "яхшы" күрсәткеч. Подвалдан башлап 16 катка кадәр һәр квадрат метр тәэсирләндергеч: - подвалда су, - су белән тәэмин итү системасының җылылык изоляциясе бозылган, - тышлау плиткасы коела, - кирпеч кителә, - 3 каттан алып 10 катка кадәр су үтү эзләре, - чүп үткәргечкә тау-тау чүп-чар, - дым һ.б. Хәзер җәза чарасы турындагы мәсьәлә хәл ителә.
Шулай ук хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә дә биреләчәк. 28 гыйнварга кадәр идарәче компания подвалдагы су басуны бетерергә, су торбаларын ремонтларга тиеш: барлыгы 6 пункт. Һәм 1 июньгә кадәр йортның фасадын торгызырга, подъездларның стеналарын буярга кирәк булачак. Күрсәтмә үтәлеше инспекция контролендә.
ТР ДТИ матбугат хезмәте