Татарстанның Торак инпекциясенә 24 декабренә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дөрес исәпләү мәсьәләсе буенча 2824 мөрәҗәгать керде. Узган ел дәвамында – 3191 мөрәҗәгать. Тәртип бозулар 144 очракта ачыкланган, 2023 елда 172 очрак ачыкланган булган.
Торак инспекциясе барысы буенча да чаралар күрде, моннан тыш, даими рәвештә идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга профилактик хатлар җибәрелде. Нәтиҗәдә, татарстанлыларга сыйфаты тиешенчә булмаган хезмәтләр өчен 53 млн.сумнан артык түләү яңадан исәпләнгән (кире кайтарылган). Узган ел бу сумма шактый азрак булган – 33 млн 159 мең сум.
Мәсәлән, түбән камалыларга – артык түләнгән 9,5 млн.сум, казанлыларга – 880 мең сум, Чаллы халкына – 625,5 мең сум, Алабуга районында яшәүчеләргә 470 мең сумнан артык акча кайтарылган.
ТР ДТИ матбугат хезмәте