Үзгәртеп планлаштыру – конкрет фатир һәм аның урнашуы ошаган, әмма эчке төзелешен канәгатьләндергән кешеләр өчен яхшы вариант. Балконны җылытып, кухняны киңәйтү яки бүлмәне зурайту идеяләре туа. Әмма күп кенә дизайнер карарларын РФ Торак кодексы чикли. Яңадан планлаштыру нормалары фатир хуҗалары гомумйорт милкенә зыян китермәсен һәм күршеләргә комачауламасын өчен язылган.
Чаллы районара торак инспекциясе милекче тарафыннан күпфатирлы йорттагы урынны законсыз рәвештә үзгәртеп планлаштыру факты буенча административ хокук бозу турындагы эшне карады.
Эш кузгатуга сәбәп булып күпфатирлы йортны төзүченең мөрәҗәгате тора. Планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә Ш.Усманов урамы буенча 3нче йорттагы фатирда терәк конструкцияләре зарарланган: үтәли тишекләр тишкәннәр, ригельдә 2,5-3 см тирәнлектә чокырлар ясаганнар.
Ригель – корылмаларның терәк конструкцияләрендәге вертикаль терәкләрне тоташтыручы горизонталь элемент.
Диварларны чоку – коммуникацияләр салыначак яссылыкта буразна булдыру. Гадәттә электрүткәргеч астына һәм сирәгрәк торба астына шулай эшлиләр.
Таяныч конструкцияләрдә, шул исәптән ригельләрдә мондый чокыр ясау рөхсәт ителми. Бу арматурага зыян китереп, димәк, бинаның ныклык дәрәҗәсен киметергә мөмкин.
Татарстанның Торак инспекциясе искәртеп уза: күпфатирлы йортта бинаны үзирекле тәртиптә үзгәртеп кору һәм (яисә) бинаны үзгәртеп планлаштыру өчен җаваплылык каралган, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 7.21 ст. 2 өлеше нигезендә гражданнарга – ике меңнән ике мең биш йөз сумга кадәр, вазыйфаи затларга – дүрт меңнән биш мең сумга кадәр, юридик затларга кырык меңнән илле мең сумга кадәр штраф каралган.
Фатир хуҗасына карата 2000 сум күләмендә штраф билгеләнде. Автокала башкарма комитеты милекчегә яңадан планлаштыруны килештермәгән. Бәхәсне суд хәл итәчәк.
Агымдагы елда Татарстанның Торак инспекциясе тарафыннан законсыз планлаштыру буенча 306 тикшерү уздырылды, 89 беркетмә төзелде. Яңадан планлаштырулар буенча мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше я расланмады, я административ җаваплылыкка тартуның вакыты узган.
Штрафларның гомуми суммасы – 137 мең сумга якын.
ТР ДТИ матбугат хезмәте