«Сез гаҗәпләнерсез, әмма мөрәҗәгатьләрнең иң күп өлеше, ни өчен безгә капиталь ремонт ясамыйлар, дигән сорау белән килә. Менә шуның өчен йортка техник яктан тикшерү үткәрергә кирәк, ул йортны капиталь ремонт исемлегенә вакытыннан алда кертү өчен нигез булырга мөмкин. Мәсәлән, су басу вакытында фундамент юылган икән, бу – җитди аргумент, һәм ул исәпкә алына. Нәкъ менә шуңа күрә быел капиталь ремонтка исәпләнгән йортлар исемлегендә 200дән артык йорт буенча төзәтмә кертелде», – дип сөйләде Тыгин.
Гражданнар шулай ук түбәдән башлагач, эшләрнең өзелүенә, челтәрләрне алмаштыруга күчеп, эшләрнең беренче төрен төгәлләнмәгән килеш калдыралар, дип зарланалар. Мондый шикаятьләр кайчак нигезле дә булып чыга.
«Еш кына ни өчен шулай озак дип сорыйлар. Безнең инспекторлар объектка чыгалар һәм графикның үтәлүенә инаналар. Яки һава шартларына бәйле рәвештә вакыты бераз үзгәрә, яисә бер-ике эшче авырып китәргә мөмкин, ләкин бу кискен хәл түгел», – дип билгеләде спикер.
Казуслы шикаятьләр дә була – әйтик, йортта яшәүчене подъезддагы яңа ишекнең биеклеге канәгатьләндерми. Ул озын буйлы ир, кергәндә башы белән ишекнең өске өлешенә бәрелә торган булган. Инспектор подъездның керү өлеше параметрларын тикшерде һәм стандартларның үтәлмәвен ачыклады, ә алар катгый регламентланган. Баксаң, подрядчы сертификацияләнмәгән продукция сатып алган икән.