7 миллионнан артык россияле «Госуслуги Дом» кушымтасын куллана

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Россиядә яшәүче 7 мнл. артык кеше «Госуслуги Дом» кушымтасын күчереп алган һәм аннан актив файдалана. Россия Президенты инициативасы белән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен цифрлы үзгәртеп кору буенча комплекслы эш алып барыла. Бу инициатива кысаларында Төзелеш министрлыгы, Цифр министрлыгы белән берлектә, торак-коммуналь өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итү процессын гадиләштерә торган «Госуслуги Дом» мобиль кушымтасын кертә, барлык хезмәтләрне бер урында тәкъдим итә.

«Без төзелештә цифрлы чишелешләрне актив кертергә тырышабыз һәм параллель рәвештә аларны торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә үстерәбез. Тармакта катнашучыларның барысы да диярлек торак-коммуналь хуҗалык дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүматлар тутыруны күзәтә, бу гражданнарга «Госуслуги Дом» кушымтасын кулланганда, төгәл мәгълүмат алуны җиңеләйтә. Инде 7 миллионнан артык кулланучы бу кушымтаны урнаштырган. Шул ук вакытта ТКХ ДМС цифрлы сервисларын гражданнар гына түгел, хакимият органнары да уңышлы файдалана. Бу өлкәдә цифрлаштыру, бигрәк тә якындагы берничә елга торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсен модернизацияләү планнарын исәпкә алып, чыннан да мөһим», - дип билгеләп үтә Хөкүмәт Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Кушымта фатир хуҗалары өчен каралган. Ул счетчиклар күрсәткечләрен тапшырырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә һәм заявкалар җибәрергә мөмкинлек бирә. Кулланучылар милекчеләр җыелышларында тавыш бирүләрдә катнаша, капиталь ремонт планнары белән таныша һәм идарәче компаниянең хисапларын күзәтә ала. Шулай ук счетчикларны тикшерүгә заказ бирү һәм фатирны иминиятләштерүне рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар.

«Госуслуги Дом» кушымтасы системалы рәвештә яңартыла һәм яңа функцияләр белән тулыландырыла. Агымдагы елның сентябрендә күршеләр белән бергә идарәче оешмага мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә торган коллектив заявка да өстәлгән.

Россия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International