Казан (7) һәм Чаллыдагы күпфатирлы йортларда сигез вакыйга булган.
Дүрт очракта казанлылар экономияләргә һәм газ колонкаларын мөстәкыйль рәвештә урнаштырырга карар кылганнар. Нәтиҗәдә йорт эчендәге газүткәргечкә су эләккән. 100 гә якын фатир вакытлыча газсыз калган.
Татарстанның Торак инспекциясе үз мөлкәтен һәм хәтта тормышын профессионалларга гына ышанып тапшырырга киңәш итә, хәтта гаилә башлыгы үзенең белеменә һәм күнекмәләренә ышанса да. Практика күрсәткәнчә, шланглар бутала, газүткәргечкә су эләнә, бу исә һичшиксез фаҗигагә китерергә мөмкин. Һәм шул вакытта суд карары буенча күршеләргә янган фатирлар өчен зыянны капларга туры киләчәк. Һәм бу иң яхшы очракта әле, башкасы булса – Җинаять кодексы статьясы булачак.
Авария вәзгыятен бетергән өчен гаеплеләргә хезмәт күрсәтүчегә чыгымнарны, өстәвенә Торак инспекциясеннән штрафны компенсацияләргә туры киләчәк. Бу исә белгечне чакыруга караганда күпкә кыйммәтрәк сумма килеп чыга.
Казанда Болотников урамындагы 29 А номерлы йортта гадәттән тыш хәл анда яшәүче кеше гаебе белән килеп чыгарга мөмкин булган. Газ хезмәткәрләре шундук зәңгәр ягулыкны сүндергәннәр, ә Эчке эшләр министрлыгы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәм иткән. Хәзер бу фатирда гына газ юк.
Автокалада Һади Такташ урамындагы 22нче йортта янгын чыккан фатирда гына газны япканнар. Хуҗа хатынны «зал»да этанол һәм яну продуктлары белән агуланган хәлдә тапканнар. Хатынны БСМП алып киткәннәр.
Калган очракларда газ җиһазларын тикшергәннән соң барлык фатирларда да газ белән тәэмин итү торгызылган.
Үзегезне һәм туганнарыгызны саклагыз!
ТР ДТИ матбугат хезмәте