Дүрт муниципалитетта газ хезмәткәрләре йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү планыннан артта калган. 8 ай эчендә «Сабыгаз» йортларның нибары 73% өлешендә генә аларның имин булуына инанган, «Әлмәт» - 86%, «Елабугагаз» - 88%, «Казаньгоргаз» - 94%. Татарстанның Торак инспекциясе әлеге эксплуатация участоклары җитәкчеләрен җаваплылыкка тарту өчен материаллар әзерләде. Әмма хезмәт күрсәтүчеләр вәзгыятьне тиз арада төзәттеләр: 9 ай нәтиҗәләре буенча эш хәтта вакытыннан алда бара. Мисал өчен, нефть каласында йортларның 129,5% өлешен тикшергәннәр. Ягъни графиктан алда. Казанда чак кына җитеп бетми – 99,8%.
Фатирларда җиһазларга техник хезмәт күрсәтүгә килгәндә, 9 ай эчендә Инспекциягә техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзүдән баш тарткан, газ хезмәткәрләрен фатирга кертмәгән яки үз белдеге белән җиһазларны алмаштырган татарстанлыларга карата административ хокук бозулар турында эш кузгату өчен 285 материал керде.
Алардан: хокук бозу турында 77 беркетмә төзелде; 450 мең сумга якын штраф салу турында 60 карар чыгарылды, кисәтү рәвешендә җәза бирү турында 10 карар чыгарылды; 35 материал әле эштә. Калганнары йә состав булмау сәбәпле туктатылды, йә эшләп бетерү өчен кире кайтарылды, йә ТО уздырылу сәбәпле ябылды.
Игътибар итегез, хезмәт күрсәтүче белән килешү төзегән кеше генә түгел, гомумән, торак урынның балигъ булган барлык милекчеләре дә җаваплылыкка тартылырга тиеш. Әгәр беренчесен фатирга кертмәгән өчен җәлеп итсәләр, икенчеләрен – килешү төзүдән читләшкән өчен.
ТР ДТИ матбугат хезмәте